+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 апрель 2025, 11:58

Уфа мәктәбендә янгын чыккан...

Балалар ни хәлдә?

Уфа мәктәбендә янгын чыккан...Уфа мәктәбендә янгын чыккан...
Уфа мәктәбендә янгын чыккан...
Уфаның 26нчы мәктәбеннән 600гә якын кеше эвакуацияләнгән. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, мәгариф оешмасында төтен чыккан. Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.

"Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләре килде. Тикшерү үткәрелә һәм төтен чыганагы билгеләнә. Мәктәптән мөстәкыйль рәвештә 576 кеше эвакуацияләнгән", - диелә хәбәрдә.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: МЧС

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас