Уфада цемет ташучы йөк машинасының ярымтагылмасы узып баручы "Рендж Ровер" машинасы өстенә капланган. Джип водителе һәм ике бала дәваханәгә озатылган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте Нагаево шоссесында булган.
Алдан билгеләнгәнчә, «Дав» йөк автомобиле водителе Нагаево шоссесына чыкканда хәрәкәт итүче «Рендж Ровер» машинасы өстенә прицебын каплаган. Җиңел машина нык зыян күргән.
Әлеге вакытта Нагаево шоссесында хәрәкәт тергезелгән. Биредә ашыгыч хезмәтләр эшли.
Фото: ЮХХДИ