+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 апрель 2025, 14:09

Йортлар белән идарә итү - үзебезнең кулда!

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Управдом» республика форумы узды. Чара Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән оештырыла.

Йортлар белән идарә итү - үзебезнең кулда!Йортлар белән идарә итү - үзебезнең кулда!
Йортлар белән идарә итү - үзебезнең кулда!

«Управдом» төбәк форумы төрле муниципалитет вәкилләрен уртак проблемаларны тикшерү һәм төбәк дәрәҗәсендә чишелешләр эзләү максатында берләштерә. Чараның максаты - муниципалитетлар арасындагы гамәлләрне координацияләү, тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы практикаларны тапшыру, шулай ук республикада торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүнең гомум стратегияләрен әзерләү һәм гамәлгә ашыру.

Агымдагы елда чара катнашучылар саны буенча иң күләмлесе булды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 1000нән артык кеше һәм 50 спикер «Торатау» Конгресс-холлына җыелды.

Консультация үзәгенең берничә сәгать эшләве барышында 200дән артык кеше үз сорауларына җавап алды, 450гә якын сорау бирелде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белән кызыксынучылар барыннан да бигрәк МКДны капиталь ремонтлау, коммуналь ресурслар, идарәче компанияләрнең эш сыйфаты, яшелләндерү, территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иткән.

Форум барышында, шулай ук, «Күпфатирлы йортларны карап-тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас