+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 апрель 2025, 08:39

Май ялларында һава торышы нинди булачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Май ялларында һава торышы нинди булачак?Май ялларында һава торышы нинди булачак?
Май ялларында һава торышы нинди булачак?
Башгидрометүзәк хәбәр иткәнчә, бүген, 17 апрельдә, көндез +9, +14, ә төнлә -2,+3 градус булачак.

Әмма алдагы көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәреләчәк. Җомга көнне, 18 апрельдә, көндез +12,+17 градус булачак, ә шимбә көнне, 19 апрельдә, термометр баганасы көндез +21 градуска кадәр күтәреләчәк.

Апрель ахырына, "Гисметео" фаразлары буенча, тагын бик нык суытачак, температура тискәре дәрәҗәгә кадәр төшәчәк, кар явуы көтелә.

Әмма май бәйрәмнәренә һава торышы күңелле сюрприз әзерли: 1 майдан 11 майга кадәр, барлык бәйрәм көннәре дәвамында, термометр баганасы көндез +16, +18 градус күрсәтәчәк. Төнлә дә +9, +11 градус булачак. Ләкин күк йөзен болытлар каплавы, яңгырлар явуы көтелә.

Фото: i-gazeta.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас