+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 апрель 2025, 04:51

Банкоматтан акча алуга чикләүләр кертеләчәк

Ничә сум акча алырга мөмкин булачак?

Банкоматтан акча алуга чикләүләр кертеләчәкБанкоматтан акча алуга чикләүләр кертеләчәк
Банкоматтан акча алуга чикләүләр кертеләчәк

Русия Президенты Владимир Путин гражданнарны телефон һәм интернет-мошенниклыктан яклауга юнәлтелгән яңа канунга кул куйды. Бу закон киберҗинаятьчеләр белән көрәшкә якын килүне сизелерлек үзгәртәчәк һәм русиялеләрнең көндәлек тормышына йогынты ясаячак. Ул 1 июньнән үз көченә керә.

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә дәүләт мәгълүмат системасы: банклар, дәүләт органнары һәм элемтә операторлары арасында мәгълүматлар алмашу өчен махсус система булдырылачак. Аның операторы - Санлы үсеш министрлыгы булачак. Шул ук вакытта чит ил мессенджерлары тыелачак. Димәк, дәүләт хезмәткәрләре, банклар һәм элемтә операторлары чит ил мессенджерларын гражданнар белән аралашу өчен куллана алмаячак.

Иң мөһиме шалтыратуларның маркировкасы булрыдылачак: телефон экраннарында шалтыратучы оешма турында мәгълүмат күрсәтеләчәк.

Шул ук вакытта акчаны алуга чикләүләр кертелә. Банклар банкоматлардагы операцияләрне мошенниклык билгеләренә тикшереп торчак. Мошенниклыкта шикләнелгәндә, акча бирү тәүлегенә 50 мең сумга кадәр 48 сәгатькә кадәр чикләнәчәк. Үзәк Банкның мошенниклык гамәлләре турындагы мәгълүматлар базасына эләккән счетлар өчен 100 мең сумлык айлык лимит кертеләчәк.

 

Фото: "Башинформ" агентлыгы 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас