

Программаны төшерүдә “АЙДА МЕДИА” студентлар медиаүзәгенең төбәк мәйданчыгы активистлары катнаша. Проектның максаты – социаль челтәрләрнең актив кулланучыларын гади һәм тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтү генә түгел, ә аларны төрле студентлар берләшмәләренең тормышы, программа кунакларының мавыгулары һәм планнары белән таныштыру.
– Күңел ачу тамашалары аша югары уку йортларының үз студентларына уку һәм фән белән җитди шөгыльләнү ягыннан гына түгел, ә иҗтимагый тормышта, социаль программаларда катнашу, иҗади үсеш һәм камилләшү ягыннан да мөмкинлекләр турында сөйләү – менә дигән идея. Мондый креатив проектлар үсеп килүче буынның игътибарын югары белемгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, – ди Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Ризык әзерләү процессы резиденты Уфа фән һәм технологияләр университеты булган вузара кампуста узачак. Алып баручы һәм аның кунаклары классик пиццадан алып экзотик сыйларга кадәр төрле ризыклар әзерләргә планлаштыра.
– Мин һәр программаны төшерергә университетның фәнни, иҗади, интеллектуаль, спорт һәм башка яшьләр берләшмәләре вәкилләрен чакырачакмын. Беренче чыгарылышның герое “UGATU Racing Team” командасы активисты, авиация двигательләре, энергетика һәм транспорт факультетының дүртенче курс студенты Булат Әсәдуллин булды. Ул командага ничек килүе, анда студентларның ни белән шөгыльләнүе, нинди уңышлар белән горурланулары турында җентекләп сөйләде, шулай ук якын киләчәккә планнары белән уртаклашты, – ди алып баручы, башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультетының 4 курс студенты Отто Михайлов.
Оештыручылар яңа проект тамашачыларның күңелен ачып кына калмыйча, студентларга яңа дуслар табарга һәм үзләре өчен кулинария дөньясын ачарга ярдәм итәр дип ышана.