

2025 елның февралендә «Башкортостан» мотоукчылар полкы штурмовиклары ВСУның интенсив артиллерия утына дучар була. Дошман подразделениеләр тупланган районны көчле утка тота, аның барышында элемтәне тәэмин итүче ретрансляторның антеннасы һәм кабеле зарарлана.
Җитешсезлекне бетерү өчен булдырылган элемтәчеләр төркеме составында «Рәдиф» позывнойлы кече сержант та була.
Аңа антенна-фидер җайланмасын урнаштыру бурычы куела. Элемтәне тергезү эшләре вакытында дошманның ике FPV-дроны һөҗүм итә. Алар дошман БПЛАсына ата башлый. Сугышчыларның бер өлеше кыйпылчыклы җәрәхәтләр ала. "Рәдиф" зыян күрүчеләрне эвакуацияли. Аннары җиһазларны тергезү эшен дәвам итә һәм төгәлли. Башкортстан сугышчысы биремне үти, командование белән элемтәне тергезә.
Иптәшләре сүзләренә караганда, "Рәдиф" катлаулы сугыш шартларында — дошманның артиллерия һәм миномет уты астында элемтәне беренче тапкыр гына җайга салмый. Һәм ул һәр хәлдән дә җиңүче булып чыга.
Фото: "Башинформ"