+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Апреля 2025, 06:36

Ике куян койрыгын берьюлы тотып буламы?

25, 26 апрельдә – Уфа “Нур” татар дәүләт театрында премьера. Билял Аппаевның “Дәртле ир – башка чир” комедиясе сәхнәгә чыгачак. Спектакль карачай-черкес драматургының “Чибәркәйләрне ничек урлыйлар?” әсәре буенче сәхнәләштерелгән, режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе, комедия остасы Илдар Вәлиев.

Әсәрдә көнүзәк проблема итеп тотып алынган тема – геройларның хатын-кыз затына “йомшаклыгы”. Ике күрше, ике гаилә башлыгы үзләренең яшен дә, җәмгыятьтәге статусын да онытып, бер дәртенә баш була алмыйча, кемузардан авылга килгән чибәркәй артыннан чаба башлый. Нинди генә хәлләргә тарымый да ничек кенә көлкегә калмый алар!

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина әйтүенчә, тормышыбызда да еш кына очрый торган мондый күренешне авторлар, көлкеле вакыйгалар аша сурәтләп, үзләренең якыннарына зыян китерүче кимчелекне тәнкыйть утына тоткан, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассысызыклап үткән.

Төп рольләрдә – Башкортстанның атказанган артистлары Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Лина Ганиева, Альберт Шәйхетдинов, Башкорстанның халык артистлары Мәхмүт Фатыйхов һәм Резида Зарипова, артистлар Динар Тимершәехов, Риф Гобәйдуллин һәм башкалар.

Спектакльнең рәссамы – Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссам – Наталья Степанова, композитор – Юлай Үзәнбаев. Әсәрне татарчага Гөлнур Усманова тәрҗемә итте.

Май бәйрәмнәре алдыннан сезне театр бәйрәменә чакырабыз, дуслар! Очрашуларыбыз ямьле һәм фәһемле булсын!

Гөлнур ЗАҺИДУЛЛИНА,
Уфа "Нур" татар дәүләт театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 

Читайте нас