+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 апрель 2025, 07:31

"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?

Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән апрельдә шимбә өмә­ләре оештырыла. Әлеге акциянең максаты - халыкның игътибарын тирә-юньне, чисталыкны саклауга юнәлтү. “Кызыл таң” коллективы да бу өмәләргә атна саен кушыла.

"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?
"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?

Өмәләр - борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген дә аның гамәлдән чыкмавы куанычлы. Хөкүмәттә узган ки­ңәш­мәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров апрельдә узачак экологик акцияләр турында искәртте. Шуларның берсе - шимбә өмә­ләре. Алар традицион рәвештә апрельдә оештырыла.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк: өмә­ләр, шулай ук «Хәтер бакчасы» һәм «Яшел Башкортстан» чаралары Радий Хәбировның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы булганда ук гамәлгә кертелде һәм ел саен уздырыла. Өстәвенә, 2020 ел “Эстетика елы” дип игълан ителде. Ул елда республикада март-октябрь айларында төзекләндерү эшләре башкарылды; шимбә өмәләре, урам-йорт конкурслары, “Чисталык көннәре” һәм башка чаралар оештырылды.

— Без ел саен үзебезгә беркетелгән территориядә өмә ясыйбыз. "Күмәк эшкә кул түзми", дигән борынгылар. Әлбәттә, эшләр күмәк һәм күңелле уза, күмәк эш бердәмлекне ныгыта. “Кызыл таң” коллективы өмәләргә һәрвакыт беренчеләрдән булып кушыла. Журналистлар, кулларына көрәк, тырма һәм себерке алып, Матбугат йорты тирәсендәге территорияне тәртипкә китерә. Мондый чараларны оештыруда, әлбәттә, Хөкүмәтнең, бигрәк тә республика Башлыгы Радий Хәбировның роле зур, — ди баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов.

Ә 18 апрельдән Башкортстанда "Хәтер бакчасы" акциясе башланды. Республикада ул апрель-май айларында уза. Агымдагы елда "Хәтер бакчасы" акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Һәлак булган совет сугышчылары истәлегенә бөтен Русиядә 27 миллион төп агач утырту планлаштырыла. Акциянең төп максаты - сугыш вакыйгалары һәм анда катнашучылар турындагы истәлекне мәңгеләштерү, халыкның, иҗтимагый, волонтерлык һәм ирекле оешмаларның гражданлык активлыгын туплау.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агач утыртуда теләге булган һәркем катнаша ала. Агач утырту датасы, вакыты, урыннары турында мәгълүмат онлайн-картада «Хәтер бакчасы» акциясенең рәсми сайтында урнаштырылган.

19 апрельдән икенче мөһим акция - "Яшел Башкортстан" акциясе дә старт алды. Акция кысаларында республикада 135 яңа аллея утырту планлаштырыла. Чара шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу вакыйга уңаеннан республикада тематик аллеялар барлыкка киләчәк. Агымдагы язда барлыгы 7700 эре һәм 67 мең башка төрле үсенте утырту планлаштырыла. Акциядә 45 меңнән артык кеше катнашачак, шуларның 5 меңе - волонтерлар.

"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?
"Кызыл таң" өмәдә катнаша! Ә сез?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас