+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 апрель 2025, 09:56

Туристлар урманда югалган...

Алар нинди хәлдә табылган?

Туристлар урманда югалган...Туристлар урманда югалган...
Туристлар урманда югалган...
Башкортстанның Белорет районында Магнитогорскидан килгән туристлар — улы белән хатын-кыз Курташ Тавы янындагы урманда адашкан. Бу хәл 22 апрельдә көндез булган. Мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә расладылар.

Ял итүчеләр урында ориентацияне югалткан һәм үз автомобильләренә кире кайту юлын таба алмаган. Хатын-кыз коткару хезмәтләре белән телефон аша элемтәдә торган, ләкин, интернет-тоташу булмау сәбәпле, үз координаталарын җибәрә алмаган.

Адашканнарга ярдәмгә ашыгыч хезмәтләр белгечләре чыккан. Коткаручылар килү моментына ана белән бала мөстәкыйль рәвештә Уралтау тимер юл станциясенә чыккан. Арытаба хезмәткәрләр аларны машиналарына озаткан.

Фото: МЧС

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас