+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 апрель 2025, 01:33

Урманда бала югалган!

Бу хәл Бүздәк районында булган.

Урманда бала югалган!Урманда бала югалган!
Урманда бала югалган!

Бүздәк районының Урзайбаш авылында яшәүче 7 яшьлек Мирон Бажин (2017 елгы) югалган.

Баланы волонтерлар эзли. «Барс» (БашРегионСпас) юл-патруль хезмәте эзләү отряды хәбәр иткәнчә, ул урманда йөргәндә югалган.

Миронның буе 122 см, ябык гәүдәле, чәчләре ачык сары, күзләре зәңгәр.

Өстенә зәңгәр спорт кофтасы, көрән чалбар, аягына зәңгәр кроссовкалар кигән.

Теләсә нинди мәгълүматны "кайнар линия"гә: 8-937-3-102-112 яки 112 телефонына хәбәр итүне сорыйлар.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас