+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 апрель 2025, 06:38

"Үзебезнекеләрне бел" конкурсында катнашыгыз

Конкурста кече һәм урта бизнес эшкуарлары катнаша ала.

"Үзебезнекеләрне бел" конкурсында катнашыгыз"Үзебезнекеләрне бел" конкурсында катнашыгыз
"Үзебезнекеләрне бел" конкурсында катнашыгыз

«Үзебезнекеләрне бел» брендлар конкурсына гаризалар кабул итү 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның төп юнәлешләре: азык - төлек продуктлары, азык-төлек товарлары, креатив, югары технологияләр һәм IT. Шулай ук партнерлардан махсус номинацияләр дә каралган.

Җиңүчеләр маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә алга этәрүдә, укыту программаларына һәм экспертлар консультацияләренә керү мөмкинлеге, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, чараларда бушлай катнашу, шулай ук грант ярдәме алачак.

Конкурс «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә, ул шулай ук 15 майга кадәр идея.росконгресс.рф платформасында гаризалар кабул итә. Иң яхшы идеяләр ил җитәкчелегенә июльдә Түбән Новгородта тәкъдим ителәчәк. Үзебезнең брендларга ярдәм итү өчен АСИ «Үзебезнекеләрне бел» телеграм-каналын эшләтеп җибәрде.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас