+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 Апреля 2025, 01:45

Мода атналыгы башлана

24-26 апрельда Уфада вузара студент кампусында традицион Ufa Fashion Week дип аталган мода атналыгы үтәчәк.

Мода атналыгы башланаМода атналыгы башлана
Мода атналыгы башлана

Программада – осталыкк дәресләре, белем бирү лекцияләре һәм Уфа, Салехард, Казан, Киров, Пермь, Ижевск, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан шәһәрләреннән килгән 60 коллекцияне күрсәтү.

Мода атналыгында үз эшләрен талантлы яшь рәссам-модельерлар, иҗади коллективлар, дизайнер төркемнәре тәкъдим итәчәк. Конкурс жюрие иң яхшы модельерны сайлап алачак, шулай ук яшь дизайнерларның «Кояшлы түгәрәк» иҗади ярышы һәм «Фотомодель-2025» онлайн-конкурсы булачак. Эшләрне профессиональ фотографлар, стилистлар, ялтыравык журналлар редакторлары бәяләячәк.

Эшлекле программа мода өлкәсендә һөнәри һәм эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү лекцияләрен һәм практик сессияләрне үз эченә ала. Югары уку йортлары арасындагы кампус лабораторияләреннән мастер-класслар, шул исәптән уеннарда визуаль концепция, виртуаль чынбарлыкта кием дизайны, мультипликацион геройларны җанландыру һәм 3D-печать планлаштырылган. Вузара кампус төп коммуникация һәм оештыру кампусларының берсе булып тора.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас