+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
24 апрель 2025, 10:13

"Торатау"да "Алтын кадаклар" пәйда булачак

Июньдә дөньякүләм эксперт җәмәгатьчелеге Гафури районында «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» эталон геологик кисемнәрен ачу тантанасын үткәрәчәк. Ул кисемтәләр башкача «Алтын кадаклар» атала.

"Торатау"да "Алтын кадаклар" пәйда булачак"Торатау"да "Алтын кадаклар" пәйда булачак
"Торатау"да "Алтын кадаклар" пәйда булачак

"Торатау" геопаркына КХР, Казахстан, Мисыр, Малайзия, Иран, Кыргызстаннан фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре киләчәк. Кунакларга геологик кисемтәләрнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр һәм геопарк буенча экскурсия уздырачаклар. Делегацияләр килүгә кисемнәрне маркировкалаячаклар һәм яңгырлар белән юылган грунттан чистартачаклар.

«Усолка» 2018 елда «Алтын кадак» статусын алды, ул 294 миллион ел элек барлыкка килгән, ә «Тюлькас» кисеме — 2022 елның гыйнварында. Ул 290 миллион ел элек формалашкан. Эталон кисемнәрне өйрәнеп, галимнәр Җирнең геологик тарихы турындагы белемнәрен тирәнәйтәчәк, ә "алтын кадаклар" үзләре экотуризм һәм мәгариф чаралары өчен яңа локацияләргә әвереләчәк.

Фото һәм оригиналь текст: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас