+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 апрель 2025, 01:30

Бала руль артына утырмасын!

Бу кагыйдәне белеп тә, аңа күз йомган ата-ананы җаваплылык көтә

Бала руль артына утырмасын!Бала руль артына утырмасын!
Бала руль артына утырмасын!
Уфаның Рассветная урамында 10 яшьлек малай мопедта йөргән. Аны юл-патруль хезмәткәрләре күреп калган. Әлбәттә, малайның водитель таныклыгы булмаган. Башкаланың дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, вакыйга урынына малайның әти-әнисен чакыртканнар, баланы транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергәннәр.

Балаларны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен материаллар малайның ата-анасын Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35 мәддәсе буенча административ җаваплылыкка тарттыру өчен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшырылган.
 
Уфаның Сельская Богородская урамында автоинспекторлар “Лада Калина” руле артындагы 17 яшьлек укучыны туктаткан. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысы машинаны үзаллы сатып алган. ДАИ хезмәткәрләре үсмер малай һәм аның әти-әнисе белән профилактик әңгәмә үткәргән, инспекторлар машина белән идарә итү хокукы 18 яшьтән һәм водитель таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә, дип, аларның исләренә төшергән.
 
Яшүсмергә карата административ материал төзегәннәр, ә машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар. Аның ата-анасына карата балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ эш кузгату мәсьәләсе карала. Арытаба материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылачак: яшүсмерне тәрбияләүдә ата-аналарның роле турында мәсьәлә каралачак.
 
Хөрмәтле ата-аналар! Бала һәркемгә дә газиз, шул исәптән сезнең таныклыгы булмаган улыгыз автомобиль яки мототехниканы иярләп юлга чыкканда хәвеф янаган башка балалар да. Шуны онытмасагыз иде!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас