

Зөһрә Котлыгилдина китабыннан «Без – сугыш балалары» диктантының беренче текстын махсус хәрби операциядә катнашучы Ринат Күлтоманов укыды.
Башкорт телен яхшы белгәннәр Миләүшә Каһарманованың "Онытмаска!" текстын язды, аны БСТ телеканалының мәгълүмати программалар баш редакциясе җитәкчесе урынбасары Айнур Кәбиров укыды.
Республика Башлыгы Хакимиятендә эшләүчеләр белән бергә диктантны Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Башкортстанның халык язучылары Ринат Камал һәм Флүр Галимов яздылар.
Белем бирү акциясе инде 11нче тапкыр үткәрелде. Беренче тапкыр ул 2015 елда уздырылды.
Фото Башкортстан Башлыгы хакмиятенең социаль челтәреннән.