+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 апрель 2025, 03:06

Хезмәтне саклауда - заманча технологияләр

Профсоюзлар йортында хезмәтне саклау буенча республика форумы узды.

Хезмәтне саклауда - заманча технологияләрХезмәтне саклауда - заманча технологияләр
Хезмәтне саклауда - заманча технологияләр

Ул, гадәттәгечә, хезмәтне саклау, имин хезмәт шартларын тәэмин итү һәм эшләүче халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге эшчәнлекне үстерүнең өр-яңа тенденцияләренә һәм перспективаларына багышланган иде.

Форумны ачып, Башкортстан Профсоюзлары федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко болай диде:

- «Эш урыннарында ясалма интеллект: трансформация, проблемалар һәм перспективалар» форумының темасы гади түгел һәм төрле карашлар уята. Әмма хәзерге җәмгыятьтә ясалма интеллектның тормышның барлык өлкәләренә, шул исәптән хезмәтне саклау өлкәсенә дә, үтеп керүен игътибарсыз калдыра алмыйбыз. Чакырылган катнашучылар безгә бүгенге көндә үсешнең нинди стадиясендә булуыбызны һәм заманча технологияләрдән һәм ясалма интеллекттан нинди ярдәм алырга мөмкин булуын аңларга ярдәм итәр дип өметләнәм.

Форум эшендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе, Башкортстан Республикасында баш дәүләт хезмәт инспекторы Татьяна Астрелина, Русия Федерациясе Пенсия һәм социаль страховкалау фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Илгиз Атауллин, «Башкортстан сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге» эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсенең хезмәтне саклау буенча башкарма директоры Григорий Петров һәм "Роспотребнадзор" идарәсенең хезмәт гигиенасы, транспортта һәм радиация хәвефсезлеге күзәтчелеге бүлеге баш белгече эксперт Ирина Сандакова катнаштылар.

Республика форумының пленар утырышыннан соң Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында «Хезмәтне саклауда санлаштыру һәм ясалма интеллектның роле» дигән семинар үткәрелде.

Укытуда инновацияләр, санлы остазлар, эшләрне имин башкару ысулларын һәм алымнарын өйрәнүдә виртуаль тренажерлар темасын күтәрделәр, нейрочелтәрләр ярдәмендә предприятиедә хезмәтне саклау өлкәсендә документлар эшләү турында фикер алыштылар, ясалма интеллектны үзләштерү турында сөйләштеләр, белемнәрне тикшерүнең интерактив форматын кулландылар, хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту турында мәгълүмат тыңладылар.

Фото: "Башинфом"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас