

Русия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә килешү игълан итте. Бу хакта Кремльдә хәбәр иттеләр.
"Русия Кораллы Көчләре Югары башкомандующие Владимир Путин карары белән, гуманитар фикердән чыгып, Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә - 7 майдан 8 майга каршы төндә 00.00 сәгатьтән 10 майдан 11 майга каршы төндә 00.00 сәгатькә кадәр Русия ягы вакытлы килешү игълан итә", – диелә белдерүдә.
Бу чорга барлык хәрби хәрәкәтләр туктатыла. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, Украина ягы килешүне бозган очракта Русия Кораллы Көчләре «адекват һәм нәтиҗәле җавап бирәчәк».