

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров вафаты барыбызны да тетрәндерде. Иң авыры - якыннарына, улына.
Башкортстанның халык артисты Азамат Гафаровка әтисе үлгән кайгылы көнне дә тамашачы алдында чыгыш ясарга туры килгән. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Сибай шәһәрендә гастрольләрдә. Азамат Гафаров «Җырланмаган җырым син» спектаклендә Хәсән ролен уйнаган һәм Сибай тамашачысына спектакльнең әтисе истәлегенә куелуын хәбәр иткән.
«Әтием дә «спектакльдә уйныйбыз» дип әйтер иде. Без дә уйнарга булдык. Коллегаларым, зур рәхмәт сезгә. Әтием истәлегенә, хөрмәтенә, сезнең өчен спектакль уйнарга булдык. Ул да шулай эшләр иде. Чөнки сәнгатькә бик тугры кеше иде ул. Рәхмәт сезгә», – дигән Азамат Гафаров.
Азамат Фидан улының, аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото: социаль челтәрдән.