Фидан Гафаровны "Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" ордены белән бүләкләделәр. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
"Без тирән кайгырабыз. Иң зур бүләк - халкыбызның ихлас мәхәббәте. Хәтта болай да әйтәм: ике халыкның мәхәббәте. Миллионнарның яраткан кешесе 60 ел гомерен туган йортына әйләнгән театрга биргән. Аны барысы да ярата иде", - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Кызыл таң" гәзите архивыннан.