

Уфада Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легендар шәхес, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының танылган актеры, тулы бер чорны гәүдәләндергән Фидан Гафаров белән хушлаштылар. Аңа 77 яшь иде.
Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яраткан артистыбыз белән бәхилләшү бүген 29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры бинасында узды.
Яраткан артистны соңгы юлга озатырга күпләп киләләр, зал тулы кеше, һәркемнең күзендә яшь.