+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 апрель 2025, 11:00

Студентларыбыз иң яхшылар исемлегендә!

Башкортстан студентлары "IQ ИФО" Идел буе федераль округының Х интеллектуаль олимпиадасында иң яхшылар исеменә лаек булды.

Студентларыбыз иң яхшылар исемлегендә!Студентларыбыз иң яхшылар исемлегендә!
Студентларыбыз иң яхшылар исемлегендә!

Финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы 25 апрельдә Мордовия Республикасының башкаласы Саранск шәһәрендә узды. 19 меңгә якын катнашучы арасыннан финалга бары тик 250 иң яхшы бала гына чыкты, алар арасында Башкортстан студентлары да бар.

М. Акмулла университетының психология факультетының 2 курс студенты Таһир Мәгъсүмов "Идарә көрәше компетенциясендә иң яхшысы булды. Шулай ук Башкортстан студентлары «Парламент дебатлары» һәм «БПЛА Пилотирование» номинацияләрендә лидерлар өчлегенә керделәр. Олимпиаданың иң яхшы спикеры дип Лина Нигъмәтуллина белән парда бәхәсләшкән Булат Әюповны атадылар.

«IQ ИФО» интеллектуаль олимпиадасы ел саен Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ярдәмендә уза. Округ проектының максаты - талантлы яшьләрне инновацион һәм интеллектуаль-иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү.

Быел олимпиада 23-25 апрельдә Саранскида узды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас