+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 апрель 2025, 06:12

Виртуаль модельләр дә катнашты

Башкалабыз Уфадагы вузара кампуста Мода атналыгы тәмамланды.

Виртуаль модельләр дә катнаштыВиртуаль модельләр дә катнашты
Виртуаль модельләр дә катнашты

Ufa fashion week 2025 кысаларында ике бөтенрусия конкурсы үткәрелде һәм 60 дизайнер коллекциясе күрсәтелде. Күрсәтүләрдә төрле яшьтәге 80нән артык модель катнашты. Чарада Русиянең 7 төбәгеннән 12 шәһәр һәм торак пункт вәкилләре катнашты һәм экспертлар булды.

- Мода атналыгы - республикада креатив индустрияләрне үстерү буенча кампусның зур эшенең бер өлеше. Быел аның үзенчәлеге шул булды: мондый чаралар өчен традицион булган кием-салым күрсәтүләргә кампус резидентларының фән һәм технологияләре өстәлде. Университетлар актив кушылды, һәм бу көтелмәгән һәм бик кызыклы нәтиҗә бирде, чөнки безнең галимнәр һәм студентлар яңа технологияләр һәм креатив идеяләр күрсәтте. Мәсәлән, Уфада беренче тапкыр подиумда күрсәтү Уфа нефть университетының технология һәм кием конструкциясе кафедрасы коллекцияләрен санлы күрсәтү белән синхронлаштырылды, – дип сөйләде вузара кампус директоры Сергей Гладких.

– Киемнәрне өч үлчәмле проектлау системасы үрнәкләр әзерләүгә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә, даими киеп карауны таләп итми, бу бигрәк тә ведомстволар һәм предприятиеләр өчен уңайлы. Бер тапкыр предприятиегә барып, кешеләрне махсус җиһазлар ярдәмендә сканерлыйлар, ә кием кешегә ничек килешә, аның виртуаль игезәге күрсәтә. Мәсәлән, вузара кампус һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасындагы килешү кысаларында хәзер шундый прототип әзерлибез - безнең коткаручылар өчен «аватар», – дип аңлата лаборант, УДНТУ технология һәм кием конструкциясе кафедрасының санлы модельеры Ангелина Смертина.

Эксперт, технология һәм кием конструкциясе кафедрасы доценты Наталья Кузнецова сүзләренчә, Уфа мода атналыгында IT-технологияләр, сарлы модельләштерү һәм костюм берләшкән:

- Без санлы заманча киемнәр, дөрес тарихи костюмнар коллекциясен һәм Урал ташлары буенча киездән ясалган авторлык коллекциясен күрсәттек. Бу, милли арт дип әйтергә була. Студентларны боларның барысына да өйрәтәбез, чөнки җиңел сәнәгатьтә бүген иң кирәкле белгечлекләр - конструктор һәм тегү производствосы технологы.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас