+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 апрель 2025, 05:31

Бәйрәм кәефен янгыннар бозмасын!

Яз җитү белән янгын хәвефе чоры башланды, ул коры үсемлекләрне яндыру белән бәйле янгыннар санының кискен артуы белән билгеләнә.

Бәйрәм кәефен янгыннар бозмасын!Бәйрәм кәефен янгыннар бозмасын!
Бәйрәм кәефен янгыннар бозмасын!

18 апрельдән башлап республикада янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов кисәтте. Аерым янгын режимы чорында учак, чүп-чар, үлән, башка калдык-постыклар яндыру, басу-кырларда учак ягу тыела.

Юл буйларында, болыннарда һәм башка ачык киңлекләрдә кешеләр коры үләнне актив яндыра башлый. Басуларда камылларны һәм камыл калдыкларын яндыру, шулай ук шәхси хуҗалыклар янындагы территорияләрдә дә, төрле милек формасындагы объектларда да учаклар ягу һәм чүп-чар яндыру бара. Бу хәл авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен дә, шәхси йорт яны участоклары хуҗалары өчен дә гадәти күренешкә әверелә.

Былтыргы үләнне яндыру табигать өчен файдалы һәм яндырганнан соң үсемлекләрнең яхшырак үсүенә ярдәм итә, дигән ялгыш фикер бар. Әмма чынлыкта ут табигатькә зур зыян китерә.

Яндырганнан соң янган җирдә яшеллек күренә башлый. Тамыр системасы нык булган күпьеллык чүп үләннәре яндыруны җиңел кичерә һәм арытаба зур территорияләрдә тарала.

Яз җитү белән кешеләр, янгын хәвефсезлеге таләпләре турында уйламыйча һәм гамәлләре белән үз мөлкәтенә генә зыян китереп калмыйча, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга да мөмкинлеген аңламыйча, участокларын һәм тирә-ягын тәртипкә китерергә омтыла.

Калдыкларны бина һәм корылмалардан 50 метрдан да ким булмаган ераклыкта гына яндырырга рөхсәт ителә. Биләмәләр территорияләрендә янучан калдыклардан чүп-чар өемнәре булдыру тыела.

Коры, эссе һәм җилле көннәрдә, шулай ук янгынга каршы махсус режим кертелгәндә территорияләрдә учаклар ягу, аерым участокларда янгын хәвефе янаган эшләр башкару, мичләрне, ихатадагы кухня учакларын ягу тыела.

Көз көне басуларда җыештырылмаган салам кала, аны язын техника ватылу сәбәпле күтәрү кыен. Альтернатива сыйфатында басу читләрен сөрү карала, ләкин бу өстәмә чыгымнар таләп иткәнлектән, кайбер җитәкчеләр, тыюга карамастан, аларны яндырырга рөхсәт итә.

Күп кешеләр ял көннәрен табигатьтә сулыклар һәм елгалар буенда үткәрә. Еш кына мондый ял учак ягуны да күзаллый, бу исә табигый янгыннарга китерергә мөмкин. Аларны сүндерү күп кешеләрнең зур тырышлыгын һәм шактый матди чыгым таләп итә.

Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында да онытмаска кирәк. Административ хокук бозулар кодексына ярашлы, штрафлар күләмен түбәндәге карточкадан белеп була.

Балаларның янгыннарда гаепле, ә кайчак шул янгыннар корбаны булуы очраклары аеруча борчу тудыра. Яз җитү белән балалар күп вакытларын урамда ата-аналар каравыннан башка үткәрә, учак яга, бу исә зур янгыннарга китерергә мөмкин.

Исегездә тотыгыз, янгын хәвефсезлеге таләпләрен төгәл үтәгәндә генә янгыннарны булдырмый калырга мөмкин!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас