

Түбән Новгород – Уфа – Түбән Новгород маршруты буенча баручы судно шәһәрдә җомгага - 2 майга, 20.00 сәгатькә кадәр булачак.
Башкортстан Транспорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, Уфада киләсе тукталышны ул 12 майда 11.00дән 13 май 20.00гә кадәр ясаячак.
Билгеле булуынча, «Виссарион Белинский», «Александр Бенуа» һәм «Россия» суднолары Агыйдел ярына 2 майда 11.00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Беренче һәм икенче теплоходлар шул ук көнне 20.00 һәм 21.00 сәгатьтә китәчәк, өченчесе — 3 майда 21.00 сәгатьтә.
Шулай ук 3 майда 11.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Дуслык монументы янында «Н. А.Некрасов» теплоходы торачак.
5 майда 16.30дан 6 майда 21.00 гә кадәр Уфада «Павел Бажов» судносы, 6 майда 20.00дән 7 майда 22.00 гә кадәр «Антон Чехов» судносы булачак.
9 майда 11.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр шәһәрдә «Бөек Русь» теплоходы, 14 майда 12.00 сәгатьтән 15 майда 21.00 сәгатькә кадәр «Василий Суриков» кунак булачак.
16 майда ике теплоход тукталыр дип көтелә: 11.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр — «Борис Полевой», 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр — «Александр Свешников».
Киләсе суднолар Дуслык монументы причалына май ахырында – июнь башында ук килеп җитәчәк: 26 майда 10.00 дән 24.00гә кадәр — «Василий Чапаев» теплоходы; 5 июньдә 11.00дән 20.00гә кадәр — «Павел Миронов»; 20 июньдә 14.00дән 21 июньдә 17.00гә кадәр — «Алтын боҗра».
Олег Яровиков фотосы.