+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Май 2025, 04:36

Президент һәр ветеранны котлады

Русия Президенты Владимир Путин открыткалар белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады һәм дөньяны фашизм куркынычыннан коткарганнары өчен аларга рәхмәт белдерде.

Президент һәр ветеранны котладыПрезидент һәр ветеранны котлады
Президент һәр ветеранны котлады

"Сезне зур, чын мәгънәсендә тарихи вакыйга — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Бөек Җиңү мәңгегә безнең милли триумф, тынычлык, игелек һәм гаделлек тантанасы символы булып калачак. Сез, ветераннар, рәхимсез дошманны тар-мар иттегез, Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калдыгыз, кешелекне үлем куркынычыннан коткардыгыз.

Без һәрвакыт сезнең буын — геройлар буынының фидакарь батырлыгы белән горурланачакбыз. Һәм бу чиксез рәхмәтне безнең киләчәк буыннар саклап калачак. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим", - диелә ТАСС карамагындагы котлауда.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас