+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Май 2025, 05:19

Башкортстанда ике бала югалган...

Аларны инде икенче тәүлек эзлиләр.

Башкортстанда ике бала югалган...Башкортстанда ике бала югалган...
Башкортстанда ике бала югалган...
Уфада 12 яшьлек ике малай югалган. Бу хакта «БашРегионСпас» ирекле эзләү-коткару отряды активистлары сөйләде.

Волонтерлар хәбәр иткәнчә, кичә балалар билгесез юнәлештә киткән һәм әлегә кадәр кире әйләнеп кайтмаган.

Беренче югалган баланың билгеләре: буе – 140 сантиметр, гәүдәсе уртача, чәчләре һәм күзләре коңгырт төстә. Аксыл-соры куртка, зәңгәр күлмәк, кара чалбар һәм ак кроссовкалар кигән.

Икенче югалган баланың билгеләре: буе – 138 сантиметр, ябык гәүдәле, чәчләре һәм күзлләре коңгырт төстә. Ул зәңгәр күлмәк, соры чалбар һәм ак кроссовкалар кигән.

"БашРегионСпас" югалганнарның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысыннан да 8 (937) 3-102-112 яки 112 телефоны буенча хәбәр итүне сорый. Активистлар үз белдерүләрендә иреклеләр ярдәме кирәклеген билгеләп үтә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас