Башкортстан быел моңарчы күрелмәгән һава аномалияләре белән очрашты: апрельдә кинәт эсселектән һәм агачлар иртә чәчәк атудан алып май башында вакытлыча кар капламына кадәр. Республиканың климаты алдан белеп булмый башлады. Республикада җәй нинди булачак? Җавапны галимнәр бирде.
2025 ел тарихта иң эссе елларга керергә мөмкин. Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, кайбер фаразлар буенча, 2025 ел күзәтүләр тарихында иң җылы 5 яки хәтта топ-3 ел арасында булачак.
Башкортстан галимнәре төбәктәге аномаль җәйге эсселекне глобаль җылыну белән бәйли. Уртача дөнья температурасы үсүен дәвам итә, һәм бу тренд планетаның барлык почмакларына кагыла. 1961 елдан башлап республикада температура һәр ун ел саен уртача 0,4 градуска күтәрелде: бу - урындагы климатка сизелерлек йогынты ясый торган зур күрсәткеч.
Башкортстанда, гомум җылынудан тыш, экстремаль һава торышы: куркыныч яңгырлар, көчле җил, шәһәрләрдә локаль җилләр һәм аеруча «җылылык дулкыннары» — температура нормадан 3 градуска һәм аннан да артыграк булган аномаль эсселек чоры ешая. Климатологлар фаразлары буенча, бу җәйдә ким дигәндә ике шундый дулкын көтелә. Шунысы мөһим, сезон пигында (июль–август) термометр баганалары +35 градуска җитәргә мөмкин.
Өстәвенә, җәй иртә килә: майда, һәм сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Уртача температура нормадан 1-2 градуска югарырак булачак, бу озакка сузылган эсселек чорын китереп чыгарачак. Моннан тыш, аномаль эсселек, көчле яшен, яңгырлар һәм давыллы җилләр куркынычы артачак, дип саный метеорологлар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.