+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Май 2025, 14:21

Поши тәрзәдән фатирга кермәкче булган...

Бу ничек була инде!?

Поши тәрзәдән фатирга кермәкче булган...Поши тәрзәдән фатирга кермәкче булган...
Поши тәрзәдән фатирга кермәкче булган...
Уфаның Шакша районында поши фатирга тәрәзәне бәреп кермәкче булган. Кыргый хайван көтмәгәндә күпкатлы йорт ишегалдында пәйда була һәм беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән сикерер керергә тырыша. Язмада хайванның йөгереп китүе, сикерүе, пыялага бәрелүе һәм качып китүе күренә.

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының дәүләт аучылык инспекторы Шакша районы урамнарын карап чыккан. Ул элегрәк 131нче мәктәп территориясенә кергән бер поши эзләрен тапкан. Поши шәхси сектор аша Базилевка авылы юнәлешендә качкан, гражданнар өчен куркыныч юк.

"Кыргый хайваннарга якын килмәскә, аларны куркытмаска, үз-үзеңне тотышыңны һәм юл-транспорт һәлакәтен булдырмау өчен транспорт чарасында эзәрлекләмәскә киңәш итәбез. Әгәр дә сез пошиларның торак пунктка чыгуына шаһит булсагыз, бу хакта Башкортстан Экология министрлыгының оператив кизү торучысына 8 (347) 218-04-30 телефоны буенча яисә 112 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз», — дип хәбәр итте Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас