+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Май 2025, 09:34

Өч хатынның башына җиткән

Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Өч хатынның башына җиткәнӨч хатынның башына җиткән
Өч хатынның башына җиткән
Яңавылда кичә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Бүген яңа мәгълүматлар ачыкланды.

1988 елгы шофер исерек килеш 1нче Май урамы буйлап "Митсубиси Лансер" машинасында хәрәкәт иткәндә юл кырыена чыгып очкан. Нәтиҗәдә, машина берничә тапкыр әйләнеп чыккан.

Нәтиҗәдә, 1969 елгы пассажир хатын һәлак булган. Бераз соңрак операция өстәлендә җәрәхәтләрдән икенче пассажиры - 1984 елгы хатын үлгән. 1964 елгы тагын бер пассажир әле реанимация бүлегендә ята.

Водитель исән, ул баш мие җәрәхәте алган.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас