+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Май 2025, 16:21

Фронтовиклар янә сафка тезелде

Гафури районында фронтовик якташларга мемориал ачу тантанасы булды.

Фронтовиклар янә сафка тезелдеФронтовиклар янә сафка тезелде
Фронтовиклар янә сафка тезелде

Бүген районның Каран-Елга авылында узган чара фронтовикларның истәлеген мәңгеләштерүнең һәм фашизмны җиңүгә бәһасез өлеш керткән каһарманнарга рәхмәт белдерүнең тагын бер символы булды.

Бәйрәм тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рамил Бәдретдинов, Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов, башка рәсми вәкилләр, авыл халкы һәм кунаклар , тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Тантана Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы дәүләт гимннарын башкарудан башланып китте, аннан соң «Үлемсез полк» акциясе узды, анда авыл һәм тирә-як торак пунктлар халкы катнашты.

Митингта чыгыш ясап, Рамил Бәдретдинов тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте һәм тарихи мирасны популярлаштыруның үсеп килүче буында патриотик кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итә торган төп бурыч булуын ассызыклады.

- Якташларыбыз, бөек илебезнең бөтен халкы кебек үк, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугышты, «Барысын да фронт өчен, барысын да җиңү өчен» биреп, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйды. Соңгы елларда 9 майга һәйкәлләрне төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып бару күркәм традициягә әверелде. Бу юнәлештә Гафури районы да гаять зур эш алып бара, - диде ул.

Венер Вахитов, үз чиратында, мемориалны куюны башлап җибәрүчеләргә һәм анда катнашучыларга, герой-якташларга тирән рәхмәтен белдерде, аларның батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булуын ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Каран-Елга авылындагы мемориал киләчәк буыннарның Бөек Ватан сугышында катнашучыларга карата ихтирам һәм рәхмәт символына әверелде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Каран-Елга авылында фронтовикларга һәйкәл ачылу тарихи хәтерне саклауга һәм җәмгыятьтә патриотик кыйммәтләр формалашуга ярдәм итә торган мөһим вакыйгага әверелде.

Фото: "Звезда" гәзитеннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас