

Паркны реконструкцияләү эшләренең барышын әзерлек эшләре башланганнан алып объектны файдалануга тапшырганчы җәмәгатьчеләр, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре бәяләячәк.
"Парк сәнгатендә мемориаль парклар кебек юнәлеш бар. Мәсәлән, Санкт-Петербургта — Марс кыры, Мәскәүдә Александр бакчасы. Уфада - Ленин исемендәге парк, ул революциягә кадәр төзелгән. Биредә Мәҗит Гафури, революционерлар каберләре, А. Матросов һәм республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов һәйкәлләре урнашкан. Шуңа күрә парк үз юнәлешен сакларга тиеш дип саныйбыз", — дип билгеләп үтте вакытлы эш төркеме әгъзасы, тарихчы, Башкортстан Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рамил Рәхимов.
Күпләр шәһәр уртасындагы нәкъ шушы паркта күңел тынычлыгы алуга да шатлана.
Фото: "Башинформ"