+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 Май 2025, 09:57

Юлда янә үлем...

Кызганычка каршы, авариядә 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Кичә Салават шәһәрендә "Р-240" Уфа – Ырынбур трассасының 163нче чакрымында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Opel Astra» водителе зур тизлектә трассадан юл кырыена чыгып очкан, нәтиҗәдә, машина әйләнеп капланган.

"Коткаручылар автомобильнең аккумуляторын сүндергән һәм җәрәхәтләнгән өч ир-егеткә җиңел машинадан чыгарга ярдәм иткән, шуннан соң аларны табибларга тапшырганнар.

Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 20 яшьлек егет һәлак булган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас