+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Май 2025, 06:14

Ксенияне күрдәдегезме?

Уфада 23 яшьлек Ксения Ковшова югалган.

Ксенияне күрдәдегезме?Ксенияне күрдәдегезме?
Ксенияне күрдәдегезме?
Уфада югалган 23 яшьлек Ксения Ковшованы эзлиләр. Аның кайда булуы турында 10 майдан бирле билгеле түгел. Бу хакта «ЛизаАлерт» волонтерлары хәбәр итте. Эзләү оешмасында кызның югалу шартларын ачыкламадылар.

Югалган хатынның билгеләре: буе – 167 сантиметр, гәүдәсе нормаль, чәчләре коңгырт, күзләре яшел төстә.

Ул кара куртка, ак толстовка, кара чалбар һәм кроссовкалар кигән булган.

Ксенияне күргән яки аның кайда булуын белгән һәркемнән 8(800)700-54-52 («ЛизаАлерт») яки 112 телефоны буенча шалтыратуны сорыйлар. Волонтерлар иреклеләр ярдәменә мохтаҗ.

Фото: КП-Уфа

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас