

Төбәкнең Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев хәбәр иткәнчә, 2024 елда Башкортстанда дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү программасы кысаларында гомум тиражы 561 мең данә булган 79 уку басмасы һәм 62 әдәби әсәр чыгарылган.
- Китаплар әзерләү һәм чыгару белән Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты шөгыльләнә. Бу - Русиядә милли китап нәшрияты лидерларының берсе, - диде Максим Ульчев. – Башкорт, урыс, татар, инглиз һәм кытай телләрендәге классиклар әсәрләренең тиражы 68,5 мең данә тәшкил итте.
Моннан тыш, республикада балалар әдәбияты чыгаруга да зур игътибар бирелә.
- Безнең эшнең мөһим күрсәткече – республика халкы өчен китаплар алу мөмкинлеге. Онлайн сәүдә үсеш драйверы булды. Маркетплейсларга чыгу нәтиҗәсендә узган елда 8 меңнән артык китапны Башкортстанның барлык шәһәрләренә һәм районнарына, 6 меңен – Русиянең 81 төбәгенә, ә 390 китапны Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әрмәнстан кебек башка илләргә җибәрдек, – дип билгеләп үтте Максим Ульчев. - Былтыр 79,4 мең данә китап саттык, бу, 2023 елдагыга караганда, 6,1 процентка күбрәк.
Нәшриятлар арасында хезмәттәшлекне үстерүнең мөһим коралы, шулай ук китапларны сату өчен нәтиҗәле мәйданчык дип, Максим Ульчев Уфада 2023 елдан бирле уздырылучы «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсен атады.
Фото: "Башинформ"