+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Май 2025, 09:28

Сабантуйлар кайчан узачак?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы елда «Сабантуй» халык бәйрәмен уздыру турындагы указга кул куйды.

Сабантуйлар кайчан узачак?Сабантуйлар кайчан узачак?
Сабантуйлар кайчан узачак?
Башкортстанның "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы Законы нигезендә муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында чараның якынча графигы расланды. Тулы исемлекне рәсми интернет-порталда карап була.

Беренче Сабантуйлар май ахыры-июнь башында узачак. 31 майда аларны Чишмә, Авыргазы, Бишбүләк, Бөрҗән, Зилаер, Кырмыскалы, Күгәрчен, Стәрлетамак һәм Яңавыл районнарында билгеләп үтәчәкләр.

6 июньдә бәйрәм Зианчура, Нуриман һәм Хәйбулла районнарында узачак. 7 июньдә Сабантуйлар берьюлы 15 муниципалитетта узачак: алар - Әбҗәлил, Архангель, Аскын, Баймак, Бакалы, Бөре, Дүртөйле, Ярмәкәй, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Уфа һәм Чакмагыш районнары.

12 июньдә Әлшәй, Балтач, Бәләбәй, Балакатай, Благовар, Благовещен, Борай, Дәүләкән, Иглин, Илеш, Кыйгы, Краснокама, Мәчетле, Тәтешле, Учалы, Федоровка, Шаран районнарында узачак.

14 июньдә - Бүздәк, Мишкә, Салават, Туймазы районнарында.

20 июньдә - Куергазы, 21 июньдә Гафури һәм Ишембай районнарында Сабантуй узачак.

График буенча елның соңгы Сабантуе 19 июльдә Белорет районында узачак.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас