+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Май 2025, 06:06

Яшүсмер машина астында калган...

Ул авыр хәлдә дәваханәгә китерелгән.

Яшүсмер машина астында калган...Яшүсмер машина астында калган...
Яшүсмер машина астында калган...
Кичә кич, 11 майда, Уфаның Октябрь районында балигъ булмаган бала катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте белдерде.

Беренчел мәгълүматларга караганда, "Volkswagen Tiguan" водителе урындагы юлдан СССРның 50 еллыгы урамына борылганда 17 яшьлек үсмерне бәрдергән, ул юл өлешен җәяүлеләр кичүе буенча кисеп чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган егетне дәваханәгә китергәннәр.

– Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланды, - дип белдерделәр дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: ЮХХДИ
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас