

Пленар утырыш алдыннан төбәк җитәкчесе Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада һәм Уфа районында төзелә торган заманча мәктәпләрнең проектлары белән танышты.
Радий Хәбиров үзенең пленар утырыштагы чыгышында Дәүләт тел сәясәтен гамәлгә ашыруның мөһим юнәлешләре турында сөйләде.
- Алты ел элек, беренче съездда, без башкорт телен ничек җанлы, кызыклы һәм балаларга укыту өчен аңлаешлы итү турында фикер алыштык. Бүген артка борылып карасак, дөрес юл белән барабыз. Без телне саклау һәм өйрәнү өчен ныклы нигез булдырдык, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. - Безнең мәгариф системасы полилингваль, полимәдәни белем бирүне максат итеп куя. Без тугыз полилингваль гимназия ачтык. Тиздән Әбҗәлил районында балалар бакчасы булган тагын бер башкорт мәктәбе эшли башлаячак. Болар барысы да - туган телләрне өйрәнү өчен яңа үсеш нокталары.
Башкортстан Башлыгы шулай ук башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән социаль проектларны да билгеләп үтте. Ә чыгышының азагында республика Башлыгы башкорт телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чарада танылган җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче Мәрьям Сабирҗан кызы Буракаева «Башкортстанның халык укытучысы» исеменә лаек булды. Аның «Урал-батыр» эпосына нигезләнгән методикалары, программалары республиканың күп кенә уку йортлары өчен терәк булды. Мактаулы бүләкне төбәк Башлыгы кулыннан аның кызы - сценарист һәм язучы Зөһрә Буракаева алды.
Тәтешле районының Яңа Тәтешле авылында удмурт теле тирәнтен өйрәтелүче полилингваль мәктәпне Башкортстан Башлыгы кушуы буенча шушы елның 1 сентябрендә ачачаклар. Бу хактагы хәбәр Удмуртиядән съезд делегатларын бик шатландырды, алар арасында Удмуртия Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Тамара Ворожцова да бар иде. Ул Башкортстан җитәкчелегенә туган телләрне, шул исәптән удмурт телен өйрәнүгә игътибар биргән өчен рәхмәт белдерде.
Төбәкләрдә, бигрәк тә милли республикаларда туган телләрне өйрәнү мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә кирәк, дип саный Уфада узган II Бөтенрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары съезды делегаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова.
- Татарстан - Башкортстан кебек үк күпмилләтле республика. Хәзерге вакытта бездә укыту биш телдә алып барыла, шул исәптән башкорт теле дә өйрәнелә. Бездә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе дә эшли, анда 30 халыкның телләре, мәдәнияте, сәнгате өйрәнелә. Яр Чаллы шәһәреннән безнең башкорт теле укытучысы бүген үз тәҗрибәсе белән мәйданчыкларның берсендә рәхәтләнеп уртаклашты, - диде ул.
Чувашстанда да съезд үткәрү форматын үзләштерергә мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә съезд делегаты, Чувашстан Республикасы мәгариф институты проректоры Инесса Ядранская белдерде.
- Бүген Чувашстан Республикасы делегациясенең башкорт теле укытучыларының икенче Бөтенрусия съездында катнашуы бик күңелле. Бу - чыннан да, әһәмиятле вакыйга. Соңгы вакытта туган телләрне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, алар бүген кискен тора. Башкортстандагы коллегалардан республика халыкларының телләрен, шул исәптән башкорт телен саклау өчен республикада күпме эшләнгәнен белү бик фәһемле булды, - диде ул.
Фото: glavarb.ru