+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Май 2025, 09:34

Алтын медаль алу өчен күпме балл җыярга кирәк?

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме буенча кайбер мәгълүматлар билгеле булды.

Алтын медаль алу өчен күпме балл җыярга кирәк?Алтын медаль алу өчен күпме балл җыярга кирәк?
Алтын медаль алу өчен күпме балл җыярга кирәк?

Русиянең Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен үткәрү буенча күрсәтмәләр җибәрде.

Ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, төбәкләргә мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау"ны үткәрү буенча методик тәкъдимнәр җибәрелгән.

"Алар чараны әзерләү һәм уздыру алгоритмын, бәйрәмнең гомум концепциясен исәпкә ала. Кичәдә алтын һәм көмеш медальләрнең тантаналы шартларда тапшырылуы мөһим", - диде Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Исегезгә төшерәбез, мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме - 24 майда, чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак.

Быел Башкортстанда 9 сыйныфны - 50 меңнән артык укучы, 11 сыйныфны 15,5 меңгә якын кеше тәмамлый.

Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, көмеш медаль алу өчен чыгарылыш укучысына барлык фәннәр буенча да «5»ле һәм күп дигәндә ике «4» билгесе булырга тиеш, ә урыс теленнән һәм тагын бер предмет буенча БДИ 60 яки аннан да күбрәк баллга тапшырылырга тиеш. Алтын медальне барлык фәннәр буенча да яхшы йомгаклау билгеләре булган һәм урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре һәм бер дисциплина буенча 70 баллдан да ким булмаган укучылар алачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас