+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Май 2025, 05:55

Уфага кунаклар килә

5-6 июньдә Уфада “Торатау” Конгресс-холында “Хатын-кыз бәхете” 5нче Бөтенрусия ачык академиясе уздырыла.

Уфага кунаклар киләУфага кунаклар килә
Уфага кунаклар килә

Быел чара илнең билгеле хатын-кызларын: экспертларын, эшкуарларын, артистларын, җәмәгать эшмәкәрләрен җәлеп итәчәк. Спикерлар һәм кунаклар исемлегендә психология фәне докторы, эмоциональ интеллектны үстерү буенча методика авторы Виктория Шиманская, “Хатын-кыз карашы” фонды президенты Вероника Пешкова, Русиянең халык артисткасы Анита Цой, “Wildberries”га нигез салучы, илнең уңышлы эшкуарларының берсе Татьяна Ким, билгеле телевизион алып баручы, җәмәгать эшмәкәре Арина Шарапова, Русиянең әйдәүче FDM-терапевты Начин Монгуш бар.

5 июньдә катнашучыларны лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре рәвешендә эшлекле программа көтә.

Шулай ук “Геройлар дәвере”, “Демография һәм гаилә”, “Мәдәни код: дөнья тенденцияләре” дигән темаларга дискуссияләр уздырыла. Кичә “Мин – бәхет! Тирән чагылыш” дигән спектакль белән тәмамланачак.

6 июньдә дә берничә мәйданчык эшләячәк. Шулай ук табиплар һәм психологларның бушлай консультацияләре оештырыла. “Мәдәни код” темасына күргәзмәләр булдырыла.

Ачык академия чаралары Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Чыганак: https://bashgazet.ru/articles/-bi-t-m-m-ni-t/2025-05-14/f-g-una-tar-kil-4235407

Автор:Резида Валитова
Читайте нас