Башкортстанның Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты, Башгидромет мәгълүматларына сылтама ясап, 17 майда төбәктә һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә.
Бүген республикада көчле җил булачак. Төнлә температура +2 чикләрендә урнашачак. Шунысы мөһим, иртәнгә таба кырау төшәргә мөмки: -2 градуска кадәр салкынаю да көтелә.
Көндез +17, +22 градуска кадәр җылыту көтелә.
Машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: төнлә һәм иртән юлның аерым участокларында томан аркасында күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Фото: "Башинформ"