Аның сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнарның төркемләп мототехникада йөрүе төшерелгән видеога юлыккан.
Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре видеоны өйрәнә һәм башка балигъ булмаган мототехника йөртүчеләрне тоткарлау буенча чаралар күрә.
Владимир Севастьянов билгеләвенчә, Стәрлетамакта ике тәгәрмәчле транспорт руле артында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 25 балигъ булмаган бала һәм аларның әти-әниләре җаваплылыкка тарттырылган.
“Мотоцикл” профилактик чаралары кысаларында мототранспорт йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 162 очрагы ачыкланган, 64 мотоцикл штрафстоянкага куелган.
Уфаның Октябрь районында “Volkswagen Tiguan” водителе СССРның 50 еллыгы урамына борылганда 17 яшьлек үсмерне бәрдергән, ул юлны җәяүлеләр кичүе буенча кисеп чыккан булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә төрле җәрәхәтләр алган егетне дәваханәгә китергәннәр.
Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре скутер белән идарә иткән тиешле таныклыгы булмаган үсмерне тоткарлаган. Балигъ булмаган баланы башкала инспекторлары көндез Интернационалист сугышчылар урамындагы 5нче йорт каршында туктаткан.
Тикшерү вакытында аның транспорт белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланган. Вакыйга урынына аның әти-әнисен чакыртканнар, юл инспекторлары үсмерне скутерга идарә итүдән читләштерү һәм транспорт чарасын тоткарлау турында административ беркетмә төзегән.
Мәктәпләрдә уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калды. Ата-аналар балаларны күз уңыннан ычкындырмый, җәй айларына имин керсәк иде!