Алты автомобильле киңкүләм юл-транспорт һәлакәте 18 майда Уфада Нагаево шоссесында килеп чыккан. Бу хакта ЮХХДИнең шәһәр бүлегендә хәбәр иттеләр.
"Лифан" водителе, Башкортстан башкаласыннан Нагаево бистәсенә таба хәрәкәт иткәндә, борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм светофорның кызыл сигналына туктап торган автомобильләргә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә "Киа Рио", "Лада Ларгус", "Фольксваген", "Рено" һәм "Мерседес" машиналары зын күргән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә "Киа Рио" һәм "Лифан"да булган кешеләр зыян күргән - аларны дәваханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең хәле әлегә ачыкланмый.
Урында булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.
Фото: ЮХХДИ