

- Башкортстан - илнең алга киткән нефть-газ химиясе сәнәгате, машина төзелеше, күп кенә заманча эшкәртү производстволары һәм, әлбәттә, энергия системасы булган терәк төбәге, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Без яңа предприятиеләр ачуны дәвам итәбез. Мисал өчен, республиканың Урал аръягында тау-баектыру сәнәгате тиз темплар белән үсешә. Бу территория электр челтәре инфраструктурасын яхшыртуга мохтаҗ. Шуңа күрә анда 500 кВ көчәнешле яңа электр подстанциясе төзергә кирәк.
Сергей Цивилев төбәккә яңа тармак объектларын төзү өчен Русиянең электр энергетикасы системаларын үстерү схемасына һәм программасына гариза бирергә тәкъдим итте.
Алга таба Сергей Цивилев һәм Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары студентлар кампусында булдылар. Кунаклар «Киләчәк моторлары» алдынгы инженерлык мәктәбенең сервоприводлар буенча лабораториясе эше белән танышты. Анда энергия нәтиҗәлелеге һәм автоматлаштыру өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла, шулай ук робот техникасы һәм VR-кушымталар эшләү лабораториясе эшли, шул исәптән нефть-газ сәнәгате өчен яңа производстволар булдыру ниятләнә.
Федераль министр һәм Башкортстан Башлыгы студентлар белән аралаштылар, аларның белем бирү треклары һәм фәнни эшчәнлеге белән кызыксындылар. Сөйләшү темалары санлаштыруга, төзелештә алдынгы технологияләргә һәм яңа инженер кадрлар әзерләүгә кагылды.
Фото: glavarb.ru