+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Май 2025, 04:26

Трамп белән эчтәлекле һәм файдалы сөйләшү

Владимир Путин ике сәгать дәвамында АКШ Президенты Дональд Трамп белән сөйләшкән.

Трамп белән эчтәлекле һәм файдалы сөйләшүТрамп белән эчтәлекле һәм файдалы сөйләшү
Трамп белән эчтәлекле һәм файдалы сөйләшү

Сөйләшү нәтиҗәләре буенча төп тезисларны болай билгеләргә була:

- Русия хәрби хәрәкәтләрне туктату өчен чыгыш ясый, әмма тынычлыкка иң нәтиҗәле юлларны табарга кирәк;

- Русия Украина кризисын тыныч җайга салу яклы;

- Русия Украина белән үз эченә сугышны туктатуны да алган меморандум өстендә эшләргә әзер;

- Русия һәм Украинага барлык яклар да риза булырлык компромисслар табарга кирәк;

- Путин Трамп белән әңгәмәне эчтәлекле, ачыктан-ачык һәм бик файдалы дип атады һәм Америка лидерына АКШның Русия белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңартуда катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас