+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 Май 2025, 17:10

Радий Хәбиров укучылар белән очрашты

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Алар Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы базасында уку җыеннары уза. Очрашуга Әбҗәлил, Благовар, Архангель районнарыннан, Межгорьедан 260тан артык бала, шулай ук республика мәктәпләре укучылары җыелды.

Радий Хәбиров укучылар белән очраштыРадий Хәбиров укучылар белән очрашты
Радий Хәбиров укучылар белән очрашты

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, уку җыеннары унынчы сыйныф укучылары өчен өлкәннәр мәктәбе булып тора.

– Без сезне бу биш матур көнегезне файдалы уздыру өчен җыйдык. Биредә сез беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнерсез, яхшы хәрби-тактик белемнәр һәм чын ир-егет ия булырга тиешле башка файдалы күнекмәләр алырсыз. Патриотик тәрбия белән бәйле бөтен нәрсә гаять зур әһәмияткә ия. Һәм без моңа җитди игътибар бирәчәкбез, - диде төбәк җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы шулай ук укучыларга Евразия НОЦының вузара студентлар кампусы үсеше турында сөйләде.

Аннары Радий Хәбиров укучыларның сорауларына җавап бирде. Балалар яраткан китаплары, төбәк Башлыгының эш үзенчәлекләре, спорт объектлары төзелеше, яшьләр киңлекләре булдыру, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү, юлларны ремонтлау һәм туризмны үстерү белән кызыксынды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас