+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 Май 2025, 04:44

Алар - иң яхшылары!

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Русиянең иң яхшы 100 товары» программасы бөтенрусия конкурсының төбәк этабында «Башкортстанның иң яхшы товарлары-2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Алар - иң яхшылары!Алар - иң яхшылары!
Алар - иң яхшылары!

Чара Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында Уфада «ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды. Премьер-министр билгеләп үткәнчә, конкурс республиканы югары стандартлы төбәк буларак танытучы мөһим традициягә әверелде.

– Узган ел безнең 43 предприятие конкурсның федераль этабында 93 позиция буенча лауреат һәм дипломант булды. Быел 105 предприятие конкурска 167 төр продукция һәм хезмәт күрсәткән. Шуларның 150дән артыгы җиңүче булды. Мондый нәтиҗәләр бизнесның үз продукциясенең сыйфатын һәм конкурентлыкка сәләтлелеген даими арттырырга омтылуын күрсәтә. Конкурска нигез салынганнан бирле Башкортстан сода компаниясе җәлеп ителгән. Проектта 20 елдан артык Мәләвез сөт-консерва комбинаты һәм «Башспирт» компаниясе эшли. Әгәр башта җитештерү секторы гына игълан ителгән булса, бүген хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре югары активлык күрсәтә. Катгый таләпләргә туры килә алган һәм үз продуктларының һәм хезмәтләренең өстенлекләрен лаеклы тәкъдим итә алган яңа катнашучыларның уңышы ихлас күңелдән сөендерә. Иң мөһиме, эре уенчылар белән беррәттән, кече бизнесның сәнәгатьтән алып сәламәтлек һәм матурлык индустриясенә кадәр вәкиллеге киңәя бара, - дип ассызыклады сәламләү сүзендә конкурс комиссиясе рәисе Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасы предприятиеләре 1998 елдан бирле «Русиянең иң яхшы 100 товары» Программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсында республиканың 600гә якын предприятиесе катнашты. 5 меңгә якын төр продукция һәм хезмәт күрсәтү иң яхшысы булды. Аларның күбесе конкурста ел саен диярлек катнаша.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас