+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 Май 2025, 19:17

"Китап-бәйрәме"ндә призлар уйнатылачак

Уфада 30 майдан 1 июньгә кадәр халыкара ярминкә мәйданчыкларында узачак күпсанлы чаралар һәм очрашулар арасында «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты әзерләгән көтелмәгән «фишка»да бар.

"Китап-бәйрәме"ндә призлар уйнатылачак
"Китап-бәйрәме"ндә призлар уйнатылачак

«Республика Башкортстан» нәшрият йортының гәзит-журналларына язылучылар арасында призлар уйнату турында сүз бара.

Анда катнашу өчен берничә катлаулы булмаган, әмма мәҗбүри шартларны үтәргә кирәк. Беренчедән, сез сайлаган басмага нәкъ менә «Китап бәйрәме» китап ярминкәсе узган көннәрдә - 30 майдан 1 июньгә кадәр язылырга кирәк. Икенчедән, гәзит яки журналга ярты елдан да ким булмаган вакытка язылу мотлак.

Ике уйнату була: 31 майда 17.30дан 18.00гә кадәр Уфада Совет мәйданындагы ярминкәнең кече сәхнәсендә; 1 июньдә – 15.15дән 15.45кә кадәр шул ук кече сәхнәдә.

Һәр уйнатуда укучылар биш файдалы һәм күңелле призның берсен отачак, алар арасында робот-пылесос, гриль, тостер, блендер, колакчыннар бар.

Фото: resbash.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас