Бурцево авылы янында "М-5" трассасында үлемечле авария булган. Әлегә шәхесе ачыкланмаган машина водителе билгесез сәбәпләр аркасында идарә итүне башкара алмаган һәм юл кырыенда торган фурага килеп бәрелгән.
Җиңел автомобиль бәрелүдән яна башлаган, водитель урында ук үлгән.
Хәзер авария урынында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: ЮХХДИ