+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 Май 2025, 10:18

Ләйлә Галиева ире белән судлаша...

Нәрсә бүлешә алмаганнар?

Ләйлә Галиева ире белән судлаша...Ләйлә Галиева ире белән судлаша...
Ләйлә Галиева ире белән судлаша...
Күптән түгел генә унбиш ел никахтан соң аерылышкан танылган татар җырчысы Ләйлә Галиева социаль челтәрдәге үзенең аккаунтларында судта җиңүе турындагы яңалык белән уртаклашты. Суд тикшерүенең сәбәпләрен җырчы ачмаска булган. Ул видео яздырган, анда башта низагның барлык нечкәлекләрен халыкка чыгарырга ниятләвен таныган, ләкин аннары кире уйлаган.

"Безнең һәрберебезнең гаиләсе, эше, кыенлыклары бар. Ходай һәм юристлар ярдәме белән мин инде дүртенче судны җиңдем. Детальләрне сезгә белү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - суд минем файдага карар чыгарды. Дөреслек һәрвакыт җиңеп чыгачак бит. Минем юлны аркылы чыгарга кирәкми", - дип уртаклашкан җырчы.

Ләйлә Галиева, шулай ук, фәлсәфәгә бирелеп, «кыенлыклар җиңеп чыга алучыларга гына бирелә» дип билгеләп үтте. Ул «барысы да җайга салыныр» дигән ышаныч белдергән.

Фото: vk.com/lrgalievlar

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас